news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районының Лубян авылында 44 гаилә яңа фатирлы булачак

Төзелеш эшләрен "Строй-Гарант" оешмасы хезмәткәрләре башкара.

(Кукмара, 3 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту максатында, республика програмасы буенча Кукмара районының Лубян авылында яңа йортлар төзелә, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Завод урамындагы 4әр фатирлы 5 йортны әзер дисәк тә була. Биредә инде су кертелгән, канализация дә үткәрелгән.

-Алга таба газ һәм ут кертеп, территорияне төзекләндерәсе генә калып бара. Ленин урамында – 4, Гагарин урамында – 2, Эшчеләр тыкрыгы урамында да 1 йорт сафка басачак, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Ахмадуллин. – Төзелеш эшләрен "Строй-Гарант" оешмасы хезмәткәрләре башкара. Йортларга муниципаль йортларда яшәгән 44 гаилә күченәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot