Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районының Өлге авылында "Чана бәйрәме" узды
Бер гасырлык чанага утырып фотога төшүчеләр аеруча күп булды.
(Кукмара, 7 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Районыбызның Өлге авылында Гамир Саләхов ясаган тау янында узган бу бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде, дип хәбәр итә районның "Хезмәт даны" газетасы.
Бәйрәмгә килүчеләр кайнар чәй, коймак белән сыйландылар. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә уеннарда бик теләп катнашты. Җәядән ук ату бәйгесендә Сазтамак авылыннан кунакка килгән Эльвина Әшрәбҗановага тиңнәр булмады. Өлкәннәр яшь буынга күрсәтү өчен борынгы чаналар да алып килгән иде. Нәзирә апа Фаезованың матур итеп бизәлгән 100 яшьлек чанасына утырып фотога төшүчеләр аеруча күп булды. Бәйрәм барышында иҗади конкурс: карга төсле су сиптереп рәсем ясау да оештырылды. Бәйрәмнән халык яхшы кәеф, күтәренке күңел, оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтеп таралышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз