news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Кукмара районының “Лельвиж” хуҗалыгында савым сыерларының рентабельлелеген арттыралар
Биредә бер сыердан тәүлегенә уртача 26,7 килограмм (элегрәк ул 20,8 килограмм тәшкил итә иде) сөт савып алалар
Скопировать ссылку
(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Кукмара районының “Лельвиж” хуҗалыгында савым сыерларының рентабельлелеген сизелерлек арттырдылар. Биредә бер сыердан тәүлегенә уртача 26,7 килограмм (элегрәк ул 20,8 килограмм тәшкил итә иде) сөт савып алалар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыннан хәбәр иттеләр.
Савым күләмен арттыруга Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән тыгыз элемтәдә тору нәтиҗәсендә ирешелде. Галимнәр терлекчеләргә савым сыерларының продукция бирүчәнлеген арттыру буенча үз фәнни тәкъдимнәрен җиткерде. Аерым алганда, савымның күләмен арттыруга хезмәтне оештыру һәм терлекләрне баланслы ашатуга системалы якын килү нәтиҗәсендә ирешелде.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты вәкилләре азык культураларының фәнни нигезләнгән структурасын һәм аларны үстерү технологиясен эшләде. Галимнәр терлекләрне ашату рационына керүче ашлык фуражы буенча да үз тәкъдимнәрен җиткерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot