Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районының Кече Чура авылында "Питрау" бәйрәменә кеше күп җыелды
Өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп күңел ачты.
(Кукмара, 14 июль, "Татар-информ, "Хезмәт даны", Эльвира Миннәхмәтова). Кукмара районының Чура авылында керәшеннәрнең иң зур бәйрәмнәренең берсе "Питрау" булды, дип хәбәр итә "Хезмәт даны" газетасы.
Ул милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә бик күп кеше җыелды. Өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп күңел ачты: төрле конкурсларда, уеннарда катнашты, татар эстрадасының танылган "Казан егетләре" төркеме башкаруында концерт программасы карый алды.
-Безгә монда бик ошый. "Питрау"га ел саен килергә тырышабыз, - диде бәйрәмгә Кукмарадан килгән кунак. – Иң мөһиме – бу бәйрәм төрле милләт вәкилләрен берләштерә. Биредә татар, рус, удмурт, мари халкын да очратырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз