news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының "Хезмәт даны" газетасы хезмәткәрләре әкият геройларына әйләнде

Кукмара редакциясендә төрле акцияләр һәм чаралар үткәрү күркәм традициягә әверелде.

(Кукмара, 30 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Кукмара редакциясендә төрле акцияләр һәм чаралар үткәрү күркәм традициягә әверелде. Яңа ел алдыннан да без, мандариннар, конфетлар һәм башка күчтәнәчләр салынган сумканы алып, "гастрольгә" – кукмаралыларны котларга юнәлдек, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Хезмәттәшләребез Эльвира Мөбарәкшина, Эльвира Миннәхмәтова, Светлана Афанасьева һәм мин – бу язманың авторы әкият геройларына әйләндек. Без кукмаралыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладык, алар өчен бу елның ни белән истә калачагы белән дә кызыксындык, киләчәккә нинди планнар корулары турында белештек.

Урамда чып-чын кышкы көн: суык көчәя, кар явып тора иде. Кукмаралыларны тәбрикләү өчен без алдан ук билгеләнгән маршрут белән юлга чыктык. Кыш бабай һәм аның иярченнәре беренче минутлардан ук үтеп баручыларның игътибарын җәлеп иттеләр: елмаеп, борылып карап, исәнләшеп, кайберләре безнең белән фотога төшсә, автомобильләрдә баручылар сигнал биреп, куллар болгап киттеләр. Дүшәмбе - авыр көн дисәләр дә, безгә очраган кукмаралылардан күренгәнчә, бу сүзләр аларга кагылмый иде кебек. Иң элек Кукмарада яшәүче Римма Сәләхетдинова белән очрашып сөйләштек. "Үтеп баручы елда бик күп истәлекле һәм шатлыклы вакыйгалар булды. Шуларның берсе – район Мәдәният йортын төзекләндерү. Тиздән анда артистлар яңа программалары белән район халкын сөендерерләр, дип өметләнәм. Яңа ел иминлек һәм яхшы кәеф алып килсен", - диде ул. Кукмаралы Леля Матвееваның да шатлыклы мизгелләре аз булмаган. Быел безнең гаилә тулыланды, туганыбызның малае туды", - дип уртаклашты ул шатлыгы белән.

Эш көннәрендә шәһәребезнең үзәк урамы бигрәк тә җанланган була. Ашыгып каядыр баручылар очрап тора. Ашыксалар да, Кыш бабай белән аралашырга вакыт таптылар: рәхәтләнеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, матур теләкләрен җиткерделәр, моның өчен Кыш бабай аларны мандариннар һәм конфетлар белән сыйлады. Шунысы кызык, "Чыршы" иң популяр җыр булып чыкты. Шулай итеп, уңай тәэсирләр белән без Боз сараена юнәлдек. Анда безне бик җылы кабул иттеләр. Шулай ук Үзәк китапханәдә дә безне шатланып каршы алдылар. Хезмәткәрләр рәхәтләнеп җырладылар, шигырь сөйләделәр, истәлек өчен фотога төштеләр.

Куйган максатыбыз моның белән генә төгәлләнмәде, без Пенсия фондына юл тоттык. Юл уңаеннан кар көрәүче Гадәттән тыш хәлләр хезмәте хезмәткәрләрен очраттык. Алар безне күреп елмайдылар. "Киләсе елда бәла-казалар һәм бәхетсезлек очраклары әзрәк булсын. Һәркемгә иминлек һәм ныклы сәламәтлек телим", - диде янгын сүндерү машинасы шоферы Марат Мәгъсүмов.

Пенсия фондында халык һәрчак күп. Шулай да безнең килүгә алар шатландылар. Биредә Кыш бабайга бераз откарланырга туры килде, чөнки актив һәм күтәренке күңелле хезмәткәрләр шигырьләр сөйләргә дә, клиентларны кабул итәргә дә өлгерделәр. Аларга тәм-томнар өләшеп, киләсе елда да килергә вәгъдә биреп, юлыбызны дәвам иттек.
Исәнме, Кыш бабай – мамык сакал!

Район эчке эшләр бүлеге – җитди оешма, аның коридорларында Кыш бабай һәм Кар кызы, Убырлы карчык йөргәнен көн саен күреп булмый. Бинага керү җиңел генә булмады: "дежурка"да безгә тикшерү, металл эзләүче махсус прибор аша үтәргә туры килде.

Бабайның таягы шак-шок килгән тавышлар астында без эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев бүлмәсенә юнәлдек. Коридор буенча барганда хезмәткәрләрнең кызыксынулы карашларын тойдык. Бүлек җитәкчесе безне бәйрәм белән котлады һәм матур теләкләрен җиткерде. "Ел эшлекле булды, бик күп кенә уңышлар китерде, тәҗрибә һәм белем белән баетты. Киләсе ел иминлек, шатлыклар алып килсен, алга таба да сезнең белән хезмәттәшлек итәргә өметләнәбез", - диде ул. Әлеге бүлекнең урамда очраган погонлы хезмәткәре дә бик аралашучан булып чыктылар: шигырьләр сөйләделәр, киләсе елның бәхетле булуын теләделәр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100