news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районының "Хезмәт даны" газетасы Гран-при алды

"Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасында юл хуҗалыгы темасын яктырткан язмалар иң яхшысы дип табылды

(Кукмара, 13 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 2017 елда Татарстанда юл хуҗалыгы темасын иң яхшы яктырту буенча республика журналистлар конкурсына йомгак ясалды. Бәйгедә "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасында бирелгән язмалар иң яхшы дип табылып, Гран-прига лаек булды, дип яза kukmor-rt.ru.

Бүләкләрне "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов белән "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең директорлар Советы рәисе Илдус Фәсхетдиновлар тапшырды. Редакция коллективы язмаларны әзерләүдә ярдәм күрсәтүләре өчен "Татавтодор" оешмасының Кукмара юл төзелеш-ремонт участогы коллективына, аның җитәкчесе Илшат Вилдановка рәхмәт белдерә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot