Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районының Бурсык Елга авылында "Изгеләр чишмәсе"н ачу тантанасы булды
Чишмә койма белән әйләндереп алынган, баскычлар куелган, арып сусаган кешеләргә ял итәргә уңайлы урыннар ясалган.
(Кукмара, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бурсык Елга авылында "Изгеләр чишмәсе"н ачу тантанасы булды. Әлеге чишмә койма белән әйләндереп алынган, баскычлар куелган, арып сусаган кешеләргә ял итәргә уңайлы урыннар ясалган, кырыйда аллы-гөлле чәчәкләр үсә, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
"Изгеләр чишмәсе"н торгызу – бертуган Марат һәм Айрат Гобәйдуллиннарның фидакарь хезмәте. Марат барлык чыгымнарны да үзе каплады. Энекәше Айрат, Таһир абый Нәгыймов, Нургаян Задин, Илсур Мөхетдиновлар аңа бу изге эштә ярдәм иттеләр.
Авыл җирлеге башлыгы Марат Зәйнетдинов белән авыл имамы Нургаян Задин, кызыл тасманы кисеп, бөйрәмне ачып җибәрделәр. Татар халык киемнәре кигән авылның сылу кызлары Айсылу, Зәлинә, Гүзәл һәм Эльвира, чиләк-көянтә асып, чишмәгә су алырга төштеләр. Җыелган халык татлы чишмә суыннан авыз итте.
Кәркәүч авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концерт һәркемнең күңеленә хуш килде. "Тыңгысыз йөрәкләр" ансамбленең чыгышын, кызларның дәртле биюләрен алкышларга күмделәр. Бәйрәм чарасы мул табын артында дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз