news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районының Березняк авылында яшьләр буада агачларны кисә

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында да анда эш кайнады.

(Кукмара, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”). 2017 ел Татарстанда Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы буларак игълан ителде. Кукмара районында моңа әзерлек инде узган ел ахырында ук башланды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Кукмара районының Березняк авылындагы буаның төзекләндерелә башлавы җирлек өчен бик уңай һәм сөенечле хәл булды. Березняк мәктәбенең география укытучысы Расил Нәбиев сүзләренә караганда, бу арада анда кызу эш бара. Авылның егетләре дә булдыра алганча буаны чистарту эшенә кереште. Рәсүл Гыйниятов җитәкчелегендә бер төркем яшьләр сулык өстен агачлардан чистартты. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында да һәркем тырышып эшләде. Районның “аяклы тарихы” Мияссәр ага Мансуров та, түзмичә, даими рәвештә Березняк егетләре янында булды, аларга мактау сүзләре әйтеп, күңелләрен күтәреп торды. Мондый яшьләр булганда авыл яшәячәк, ди ул. Үз гомерендә ачлык-ялангачлыкны күргән, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә абруй казанган, республика җитәкчелеге тарафыннан хөрмәт ителгән Мияссар ага белми әйтмәс, диелә Кукмара районы хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot