news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районының Байлангар авылында мәчет ачылды

Яңартылган мәчеттә өйлә намазы укылды.

 (Кукмара, 13 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”). Кукмара районының Байлангар авылында яңартылган мәчет ачу тантанасында мөхтәрәм кунаклар, авыл халкы, райондашлар катнашты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Авыл халкы һәм иганәчеләр көче белән яңа сулыш өрелгән мәчет, Корбан бәйрәме уңаеннан, зур бүләк булды. Тантанадан соң мәчеттә өйлә намазы да укылды. Аннары бәйрәм мәдәният йортында әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot