news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының авыл зираты нигезендә ачык музей оештырырга тәкъдим ителде

Кукмарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасының утырышы булды.

(Кукмара, 1 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Мәчкәрә авылы зираты нигезендә ачык музей оештырырга тәкъдим итте, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Кукмара мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасының республикакүләм күчмә утырышы узды,Чарада катнашучылар Мәчкәрә авылы зиратында булып, анда сакланып калган борынгы ташларны карадылар. Каберстаннарны тәртиптә тоту, ташлардагы язуларны уку һәм реставрация ясау буенча алып барыла торган эшчәнлек белән таныштырдылар.

Мәчкәрә зиратында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Коръән укып, зираттагы әрвахлар рухына дога кылды.

Утырышта катнашучыларны район Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин сәламләде. Ул районның соңгы елларда ирешкән уңышлары белән таныштырды. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин каберстаннарны саклауның тарихи хәтерне югалтмау йөзеннән әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Мәчкәрә авылы зираты нигезендә ачык музей оештыру тәкъдиме белән чыкты. Районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев исә зиратларга дога кылу һәм үлемне искә төшерү нияте белән керүебез турында искәртте.

Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов башкарылган эшләр буенча нәтиҗәләр ясап, зиратларны теркәү, шулай ук юл салу, чистарту, төзекләндерү буенча зур хезмәт башкарган мөхтәсибәтләрне атады, бөек шәхесләрне барлау һәм алар исемендәге укулар оештыру буенча фикерләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100