Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районыннан Гөлшат Мөхәммәтҗанова йортның бер почмагын музейга әверелдергән
Анда тарих, әби-бабаларыбызның үткәне чагыла.
(Кукмара, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы Кара Елга авылында яшәүче Гөлшат Мөхәммәтҗанова тагын да үзенчәлеклерәк шөгыль тапкан. Ул үзе яши торган йортның бер почмагын, чын мәгънәсендә, музейга әверелдергән, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Без, мәдәният хезмәткәрләре, шушы авылның өлкән кешеләре белән бергәләп, Гөлшатның шәхси музеена экскурсиягә килдек. Монда авылның үткәне һәм бүгенгесен чагылдырган бик күп кызыклы экспонатлар урын алган: тукыма туку җайланмасы, керосинка, лампа, күмер үтүге, үлчәү, төймәле чутлау җайланмасы, сәгать, борынгы фонарь, каба, җилпуч, бәбәй арбасы, бишек һәм башка бик күп әйберләр. Аларның кайсын гына кулга алсаң да - бизәнү әйбереме ул, эш коралы яки йорт җиһазымы - анда тарих, әби-бабаларыбызның үткәне чагыла.
- Музейга килеп кергәч, үзебезне бала чакка, яшьлеккә кайткан кебек хис иттек. Безнең бүгенге тормышыбыз бик рәхәт, ләкин үткәнне дә онытырга ярамый, - диделәр әбиләр.
Биредәге һәрбер экспонатны тотып карап, аларга аңлатма бирделәр. Ә без, үз чиратыбызда, чормаларда тузан җыеп яткан, инде онытылып беткән тарихи әйберләрне туплап, Гөлшатка алып килеп, шәхси музеен тулыландырырга сүз бирдек. Гөлшатның кызыклы, шул ук вакытта игелекле эше дәвамлы булсын иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз