Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районыннан фермер: Сөт бәяләре түбән тәгәрәде дип мал санын киметергә уйламыйм
Рәфкать абый Әскәров та терлекчелек белән шөгыльләнә, киләчәктә ул сыерлар санын унга җиткерергә планлаштыра.
(Кукмара, 25 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмара районы Туембаш җирлеге итекчеләр ягы буларак билгеле. Әмма авылда башка шөгыльләргә өстенлек бирүчеләр дә бар. Соңгы елларда күпләп мал асраучылар да арткан. Әнә Рәфкать абый Әскәров та терлекчелек белән шөгыльләнә, киләчәктә ул сыерлар санын унга җиткерергә планлаштыра, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Рәфкать абый турында язарга уйлагач, иң башта аның әфганчы икәнлеген дә әйтми калып булмый. Ватан алдындагы бурычын кайнар нокталарда үткән батыр солдатларыбызның берсе ул.
- Мин Әфганстанга 1980 елда кердем. Сугыш башланганга бер ел булган иде, чөнки солдатларның "годовщина" дип әйткәннәрен хәтерлим, - диде ул, утыз сигез ел элек булган вакыйгаларны хәтерендә яңартып. – Армиягә киткәндә үк Әфганстанга җибәреләсебезне белдек. Әмма яшь чак булгач, курку хисе кичергәнемне хәтерләмим. Шунысы истә: бары тик кайтырга санаулы көннәр калгач кына, бу җирләрдән исән-имин чыга алырбызмы дип шүрләтте.
Кундуз шәһәрендә хезмәт итә ул. Машинада элемтәчеләрне йөртә. Бер колоннада җиде йөзгә кадәр техника була иде, ди ветеран. Аның белән бу якларның табигате турында да сөйләштек. Ком, тузан, таулар... дип санап китте ул.
- Машина тәрәзәсен ачып барып булмый, кайнар кояш нурлары куырып ала, ә менә ике тау арасында бик матур, яшеллек иде, - диде әфганчы. - Юлда барганда белмәгән урыннардан су эчәргә ярамый, дип кисәтеп куйдылар, агуланган булуы мөмкин, иммунитеты нык булмаган кешеләргә төрле чирләр эләктерү куркынычы да бар бит. Шуңа күрә без машина арбасында һәрвакыт карбыз, кавын йөртә идек, сусауны шулар белән бастык.
Алар хезмәт иткәндә, әле палаткалар да булмый, солдатларга землянкаларда яшәргә туры килә. Анысы да нинди бит әле!
- Землянкалар курган кебек өелгән биек калкулыкка ясалган иде. Аны безгә элек англичаннар күмелгән каберлек, дип әйттеләр. Чыннан да, шулай булгандыр, чөнки кеше сөякләре чыга иде, - диде Рәфкать абый.
- Ничек андый урында ятып йокларга була? – дип гаҗәпләндем мин.
- Үлгән кешедән курыкма, исән кешедән курык, диләр бит өлкәннәр, - диде ул. – Шулай да бер әзербайҗан егете землянкага кермәде, сигез ай буе машина кабинасында йоклады.
Ул якларда халыкның бик ярлы яшәве турында да искә алды ветеран.
- Техникалары юк, бакчаларны, сыер җигеп, агач сука белән эшкәртәләр иде, - диде ул. – Бездән соң өч-дүрт ел үткәч хезмәт иткән егетләр, сирәк кенә тракторлар күренгәли башлады, дип сөйләделәр. Хәтта без консерв, кер сабынына җирле халыктан сарыклар алыштырып ала идек. Алар буш консерв савытларын да калайдан төрле әйберләр ясау өчен җыялар иде.
Рәфкать Әскәровка ике ел буе Әфган җирләрен таптарга туры килә.
- Кайтканда вертолетка кереп утыргач, барыбызның бергә "Урра" дип кычкыруыннан вертолет селкенеп куйгандай булды, шунда командир чыгып: "Өегезгә исән-имин кайтасыгыз килсә, җиргә төшкәнче тавышланмагыз", - диде. Әфганстан җирләреннән чыгып җиткәнче, безне самолет озатып барды, - диде әңгәмәдәшем. - Анда калган иптәшләр белән хат алышып тордык, 1983-84 елларда сугыш бик каты була, һәлак булучылар да күп, дип язалар иде. Ул җирләргә башка аяк баскан булмады, әмма хезмәт иткән урыннарны тагын бер барып күреп кайтсаң ярар иде, дип уйлыйм.
Рәфкать абый туган якларына әйләнеп кайтканнан соң, "Правда" хуҗалыгында хезмәт куя, егерме тугыз ел буе кыр корабын иярли. Ә соңгы өч-дүрт елда ул үзенең шәхси хуҗалыгында күпләп мал-туар асрый башлаган. Бүгенге көндә сигез сыерлары, үгезләре бар. Сөтлебикәләрнең дүртесе нәселле сыерлар икән. Үгезбозауларны үстереп сата, ә таналарны үзләренә сыер итәргә дип калдырып бара. Нишләп алданрак терлекчелек белән шөгыльләнергә уйламадык икән, ди ул. Маллар турында сөйләшә башлагач, тормыш иптәше Раушания апа:
- Сыерларны сава, азыгын да бирә - барысын да үзе башкара, - дип, үз өстеннән барлык җаваплылыкны төшереп куйды. Ул үзе балалар бакчасында ашханәдә эшли икән. Рәфкать абый белән алар өч балага гомер биргәннәр. Олы кызлары Гөлназ Казан шәһәрендә эшли, ә уртанчысы Сәрия педагогика училищесында белем ала, төпчекләре Камил Туембаш төп мәктәбендә укый. Әтисенә терлекләрне карарга да булыша икән.
Рәфкать абый маллар янына иртәнге сәгать биштә чыгып китә, бер-ике сәгатьтә эшләрен бетереп керә, кич белән дә абзар тирәсендә ике сәгать чамасы кайнашырга туры килә.
- Сөт бәяләре түбән тәгәрәде дип кенә мал санын киметергә уйламыйм. Андый үзгәрешләр һәрвакыт булып тора инде ул: бәяләр бер күтәрелә, бер төшә, - диде ул. – Шуңа күрә кайвакыт сабыр итеп авырлыкларны үткәреп җибәрергә кирәк. Дәүләт тә ярдәм итә: сыер санына карап, субсидияләр бирелә, абзар төзү өчен дә 200 мең сум акча алган идек. Элек итек тә баскан чаклар булды. Анда да җитештергән товарның сатылып бетәчәген кистереп әйтеп булмый бит. Ел төрлечә килә. Шулай ук хезмәте күп, чималын да сатып алырга кирәк.
Сыерларны аппарат ярдәмендә савалар, абзарга сөт үткәргеч торбалар да көйләгәннәр. Сөтне Аш-Буҗидан Фәнис Хәмәтдиновка тапшыралар. "Аның белән эшләве бик уңайлы, - диде хуҗа. – Сөтне капка төбеннән үк килеп алып китәләр. Акчасы белән дә тоткарлыклар юк, айныкын айга вакытында тапшыра".
Әскәровларның 20 гектар сөрүлек җирләре бар. Алар аның 17 гектарында - күпьеллык үләннәр, ә калган мәйданнарда солы үстерәләр икән. Быел унбиш сутый җирдә кабак та үстереп карамакчы булалар. Кырда эшләү өчен кирәкле барлык төр техниканы да үзләрендә булдырганнар.
- Ашлыкны үзең җитештерүгә караганда, сатып алсаң арзангарак чыга. Ашлама, агу-химикатлар, ягулык бәяләре дә бик кыйммәт бит, - диде Рәфкать абый. – Малларга иртә-кич башак бирәм, төш турысында печән салам. Терлек азыгы составын баету өчен, кукуруз, жмых кулланабыз. Хәзерге вакытта солыны бозауларга тегермәндә тартып ашатабыз. Киләчәктә үземнең сыттыру җайланмасы ясап карыйсым килә. Печән, салам белән "Тойма" җәмгыяте дә булыша. Алга таба сенаж, силос әзерләргә дә уйлыйбыз. Аш-Буҗи, Адай авылларында бакчаларына силос базлары ясаган кешеләр бар бит. Барысын да өйрәнергә һәм кулланырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз