Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районыннан блогер-тракторчы Василий: Сайлауларга вакыт табыла
Социаль челтәрләрдә танылган авыл хезмәтчәне кырга эшкә чыгар алдыннан тавыш бирде.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Кукмара районында танылган тракторчы-блогер Василий Иванов кырга чыгар алдыннан тавыш бирде. Бу хакта «Хезмәткә дан» газетасы яза.
Василий Иванов К-704 тракторында Зур Сәрдек авылы янындагы басуда эшли. Кыр эшләренең кызу вакытына карамастан, тракторчы республика парламентына сайлауда катнашу өчен вакыт тапкан.
Хәзер хуҗалыкта кызу вакыт, авыл хезмәтчәннәре иртәнге сәгать алтыда кырга чыгып, аннан кичке сигездә генә кайталар, дип сөйләде ул. «Әмма сайлауларны да калдырып булмый. Илнең киләчәге сайлаучылар тавышыннан тора», - дип саный Василий.
Былтыр Россия Президентын сайлауда эш графигы алай ук киеренке булмады, ди ул. Ә бу юлы аңа кырга чыгар алдыннан иртәдән үк килергә туры килгән.
Егерме еллык стажы булган тракторчы Инстаграмдагы аккаунты белән танылды. Бүген аның 25 меңнән артык язылучысы бар. Социаль челтәрдә аның профилендә «Тракторчы-профи» дип язылган. 40 яшьлек авыл кешесе үз блогында авыл тормышы турында сөйли, кырлардан һәм эш көннәреннән сурәтләр белән уртаклаша һәм хәтта челленджларда да катнаша.
- 8 сентябрьдә Татарстанда Республика Дәүләт Советына сайлаулар уза. Республикада 2811 сайлау участогы эшли. Республика парламентында 100 урынга сигез сәяси партиядән 430 кандидат дәгъва кыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз