news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында юлда барганда җиңел машина янган

Әлеге хәл Сәрдекбаш авылы тирәсендә булган.

Кукмара районында юлда барганда җиңел машина янган

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанның Кукмара районында Сәрдекбаш авылыннан ерак түгел юлда барганда җиңел машина яна башлаган, шуннан соң ягулык һәм газ җиһазлары шартлаган.

Нәтиҗәдә, автомобиль йөртүче зыян күрә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-атның тәне тулаем диярлек пешкән. Аны якындагы хастаханәгә илткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot