news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән

Кукмара – Шәмәрдән юлының 20 чакрымында чит ил автомобиле юл читенә төшеп капланган.

(Кукмара, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Кичә иртәнге 7.58 сәгатьтә Кукмара – Шәмәрдән юлының 20 чакрымында, Балыклы авылы янында, "Рено Логан" машинасы юл читенә төшеп капланган. Авариядә чит ил автомобиленең шоферы һәм пассажирлары зыян күргән. Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot