news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән

"Калина" һәм унынчы модельле "Лада" машиналары бәрелешкән.

(Кукмара, 8 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 7 февраль көнне 7.00 сәгатьтә Кукмара-Малмыж юлының 311нче чакрымында (Чуллы авылы янында) юл-транспорт һәлакәте булган. ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, "Калина" машинасы йөртүчесе алдагы машинаны узып китү өчен каршы як юлга чыга һәм каршыга килүче унынчы модельле "Лада" машинасы белән бәрелешә, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә, "унлы" машинасының ике пассажиры зыян күрә һәм Нократ Аланы дәваханәсенә озатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot