news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында юл һәлакәте: зыян күрүче вафат булган

Юл һәлакәте Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш юлының 25 чакрымында булган.

(Кукмара, 3 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы ЮХИДИ идарәсеннән алынгын мәгълүматларга караганда 2017 елның 30 декабрендә 21.50 сәгатьтә Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш юлының 25 чакрымында автомобиль йөртүче тиешле тизлекне сакламау, һава шартларын исәпкә алмау нәтиҗәсендә җәяүлене бәрдерә, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Җәяүле яктылыкны кире кайтаручы элементлардан башка караңгы юл кырыеннан бара торган булган.

Юл һәлакәтеннән соң зыян күрүче район үзәк дәваханәсенә озатыла. Ул алган травмалардан шунда вафат була.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot