news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында язгы кыр эшләре башланды

Быел язгы чәчүгә 7396 тонна орлык кирәк.

Кукмара районында язгы кыр эшләре башланды

(Кукмара, 15 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районында язгы кыр эшләре башланды. Быел 15103 гектарда күпьеллык үләннәрне, 9244 гектарда уҗым культураларын тырмалау һәм өстәмә тукландыру бурычы тора. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Язгы чәчү исә 51891 гектарда башкарылачак, шуның 33572 гектарында бөртекле культуралар игеләчәк. Язгы чәчүгә 7396 тонна орлык кирәк.

Районда барлык хуҗалыкларда да чәчүлек материал яңартылып, югары сыйфатлы орлыклар сатып алынды. Хәзерге вакытта орлыкларны чистарту һәм җылыту эшләре бара.

Районның кайбер хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланып китте: "Уңыш", "Әсәнбаш-Агро" җәмгыятьләре – уҗым культураларын, Данил Һадиев крестьян-фермер хуҗалыгы һәм "Урал" җәмгыяте күпьеллык үләннәрне тукландыру эшенә кереште, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар Вәккасов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100