news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында яшәүче Фәнис Хәмәтдинов сөт эшкәртү буенча мини завод төзи

Ул шәхси хуҗалыкларында көн саен 17 тонна сөт җыя.

(Кукмара, 11 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Бүгенге көндә шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында барлыгы 6100 сыер исәпләнә. Әлеге хуҗалыкларда көндәлек уртача 80 тоннадан артык сөт савалар. Ә сөт сатудан кергән акча авыл җирендә яшәүчеләр өчен өстәмә керем чыганагы да булып тора. Шуңа күрә соңгы вакытта сөт бәяләренең сизелерлек кимүе күпләрнең тынычлыгын алды, дип яза kukmor-rt.ruсайты.

- Без Адай, Аш-Буҗи, Зур Сәрдек, Чишмәбаш, Кара Елга, Купка, Туембаш, Чуллы авылларыннан сөт җыябыз. Аны Арча, Саба сөт заводларына әлегә 16 сумнан тапшырабыз. Ай саен халыкка 8 миллион сум сөт акчасы өләшәбез, айның 5сеннән дә соңга калмыйча исәп-хисап ясап барырга тырышабыз, ди – Аш-Буҗи авылыннан Фәнис Хәмәтдинов. - Бу эш белән уналты ел элек шөгыльләнә башладык. Ул вакытта 40ар тонна сөт тапшыра идек. Хәзерге вакытта исә көн саен халыктан унҗиде тонна сөт җыела. Аны суытабыз, фильтрлар аша үткәреп чистартабыз, саклау өчен 20 тонна сыйдырышлы суыткычларыбыз бар.

Хәзерге вакытта сөтнең сыйфатына бик зур игътибар бирәләр. Элек антибиотиклы сөтне 10 сумнан булса да тапшырып, халыкка тиешле сумманы түләдек, төшермәдек. Әмма хәзер антибиотик табылган сөтне бер җирдә дә кабул итмиләр, шуңа күрә без дә аны кире өләшергә мәҗбүрбез. Антибиотикка тикшерү өчен көн саен биш мең сум тирәсе акча китә.

Җыелган сөтне урнаштыру да бик авыр, ул бит тимер түгел, өеп куеп булмый. Күрше Балтач, Саба районнарыннан бездән дә җыегыз әле дип шалтыраталар. Тормышта кара полосадан соң агы килгән кебек, бу хәлнең дә бер азагы булыр дип уйлыйм. Бу сөт җыючылар, район җитәкчелеге генә хәл итә торган мәсьәлә түгел, ә ил күләмендә билгеле проблема. Шуңа күрә сыер асраучылар бераз сабыр итсеннәр иде. Чөнки сыерны бетерәсең икән, бозауны сыер итү өчен тагын өч ел вакыт кирәк бит.

Кибет киштәләреннән сөт продуктлары сатып алган вакытта аның ялтыравыклы кәгазенә түгел, ә составына игътибар итәргә кирәк. Хәзер бик күп химия ашыйбыз, шуңа күрә төрле чирләр дә артты. Составында пальма, кокос мае һәм башка кушылмалар булган коры сөткә караганда үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукция куллансак файдалырак та, тәмлерәк тә.

Авыр базар шартларында бәяне тоту, халыкны сыйфатлы сөт продуктлары белән тәэмин итү максатында Купка авылында мини завод төзибез. Хәзерге вакытта анда соңгы җиһазларны кайтарту, урнаштыру эшләре бара. Анда якынча 4-5 тонна сөт эшкәртә алсак та, безгә зур файда булыр иде. Заводта сыйфатлы катык, каймак, кефир, май җитештереләчәк. Май ахырларында аны эшләтеп җибәрергә исәпләп торабыз.

Соңгы елларда электрон хезмәтләр күп кулланыла. Авыл хуҗалыгы тармагында да "Меркурий" программасы эшли башлады. Бу электрон вариантта белешмәләр тапшыру өчен бик уңайлы. Әгәр бу программа да ныклап кулланыла башласа, контроль, тәртип урнаштыруда зур ярдәм булыр иде дип уйлыйм. Мәсәлән, анда кайдан күпме сөт килгәне, аннан нихәтле продукция җитештерелгәне күренеп торачак, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100