news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында йөздән артык фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара

Аларның исәбендә 13 мең гектар сөрүлек җирләр бар. Әлеге мәйданнарның 7300 гектарын бөртеклеләр алып тора.

(Кукмара, 5 июль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмарада фермер хуҗалыкларның күбесе басу-кырлардан җир бүлеп алып, игенчелек белән шөгыльләнә, араларында терлекчелек, яшелчәчелеккә өстенлек биреп, югары табышка эшләүчеләр дә бар, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Зур Сәрдек авыл җирлегендә үткәрелгән семинар-киңәшмәдә үз хезмәте хисабына көн күрүче берничә фермер хуҗалыгында булып, эш тәҗрибәләре белән танышып кайттык.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин еш кына: "Һәр кеше үз эшенең фанаты булырга тиеш", – дип кабатлый. Авыл хуҗалыгында аеруча шулай: хезмәтеңне яратмасаң, аңа бар күңелеңне бирмәсәң, уңышларга ирешеп тә, табыш алып та булмый. Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта, диелгән бит халык мәкалендә дә.

-Районда фермер хуҗалыклары исәбендә 13 мең гектар сөрүлек җирләр бар. Әлеге мәйданнарның 7300 гектарын бөртеклеләр алып тора, - диде район фермерлар берләшмәсе рәисе Таһир Бариев. - Терлек азыгы 5500 гектар җирдә үстерелә. Шулай ук рапс, горчица кебек техник культураларны игүчеләр дә бар. Яшелчәләрдән кәбестә, кишер, бәрәңге, суган - барысы 56 гектардан артык җирне били.

Билгеле, район өчен бу аз мәйданнар түгел, шуңа күрә аннан мөмкин кадәр күбрәк табыш алуга ирешергә кирәк. "Җир табыш китерергә тиеш, бүгенге көндә җирдән тиешле дәрәҗәдә файдаланмаган өчен административ штраф бәяләре артты", - дип кисәтә җитәкчеләр.

Әлеге очрашуның нәкъ менә Зур Сәрдек җирлегендә булуы очраклы гына түгел. Чөнки әлеге авыл җирлеге иң күп фермер хуҗалыклары булуы белән аерылып тора. Биредә халык тырыш, эшчән, бер яңалыкны да кулыннан ычкындырмый, дәүләт тарфыннан бирелә торган төрле ярдәмнәрдән дә актив файдалана. Шуңа күрә бай, мул тормышта гомер кичерә. Билгеле, моның артында зур хезмәт ята, күп көч түгәргә туры килә.

Таһир Бариев сүзләренә караганда, бүгенге көндә Зур Сәрдек җирлегендә район фермерлар ассоцияциясендә теркәлгән егерме фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара икән. Фермерлардан тыш, җирлектә шәхси ярдәмче хуҗалыклар да актив тормыш белән яшиләр: күпләп суган-сарымсак, бәрәңге һәм башка яшелчәләр үстерәләр, мал-туар, кош-корт асрыйлар.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100