news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында водолазлар суга батып үлгән егетнең мәетен елгадан чыгарган

Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Кукмара районында водолазлар Лубянка елгасыннан 17 яшьлек егетнең мәетен яр буена чыгарган.

Башлангыч версия буенча, егет яр буенда дуслары белән ял иткән. Кайсыдыр мизгелдә ул иптәшләреннән читкәрәк киткән, караңгыда суга егылып төшкән һәм аннан чыга алмаган.

Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар. Егеткә – 17 яшь, ул Чаллыда яшәгән. Аның мәетен яр буеннан ерак түгел генә өч метр тирәнлектән табып алганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot