Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районында урып-җыю кампаниясе дәвам итә
Вахитлеләр уракка 27 июль тирәләрендә керешкәннәр
(Кукмара, 19 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова), Иртәдән-кичкә кадәр басу-кырлардан яңгырап торган комбайннар гөрелтесе, ашлык төягән КамАЗларның тыз-быз "чабуы" табыннарыбыз муллыгына ышаныч уята. "Аллага шөкер, хезмәтебез күзгә күренә, ашлык складларында әкренләп "алтын" тау өемнәре барлыкка килә", - дип каршы алдылар безне Вахитов исемендәге хуҗалык игенчеләре. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.
Вахитлеләр уракка 27 июль тирәләрендә керешкәннәр. 800 гектар мәйданны алып торган көзге арыш белән бодай, 150 гектарда игелгән бике белән борчак суктырылып складларда урын алган. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектарыннан 35-45 центнер чыкса, кузаклыларны гектарыннан 25-27 центнер җыеп алганнар. Шушы көннәрдә арпаны егуга керешкәннәр. Сабан культураларын исә 590 гектарда үстерәләр, шуның 200 гектарында - орлыкка кукуруз, калган мәйданнарда арпа белән солы игәләр икән.
- Соңгы вакытта яңгырлар яугач, арпаларның сабаклары яшәреп китте, беренче карашка башаклары кипкән кебек тоелса да, турыдан-туры суктырганда дымлылыгы шактый күтәрелә, - диде хуҗалыкның баш агрономы Анатолий Апаев. – Башта теземнәргә салып сугу күп вакытны ала анысы, ике эш башкарган кебек килеп чыга бит. Әмма теземнәр кипкәннән соң, сугучы комбайннарга да, ындыр табагында да эшләве җиңелрәк булачак. Орлыкчылык белән дә шөгыльләнгәч, бөртекләрнең сыйфатына аеруча зур игътибар бирәбез. Ульяновск, Пенза өлкәләреннән дә орлык авторлары кайтып карыйлар.
Агроном игеннәрнең торышыннан канәгать, Югары Чура тирәсендәге кырларга гына яңгырлар аз тиде, дип борчылуын белдерде.
Вахитлеләр быел яз көне "Дружба" якларыннан да 1635 гектар сөрүлек җирләре алып, шуның 1200 гектарына сабан бодае белән арпа чәчкәннәр. Анда да басуларда тәртип, игеннәр матур күренәләр, диде баш агроном. Әйе, кырларны чүп үләннәре басып китмәсен, корткычлар зыян салмасын, игеннәр мул уңыш белән сөендерсен өчен бөтен агротехник чараларны да вакытында үтәргә кирәк шул. Әле күптән түгел генә вахитлеләр Нырты якларыннан да 2700 гектар җир алганнар. Хәзерге вакытка биредә 973 гектар мәйданны - көзге, ә 723 гектар җирне язгы чәчүгә дип сукалап әзерләп куйганнар. Элеккеге хуҗалар көзге уңышны җыеп бетергәч, калган мәйданнарда да туфрак эшкәртү эшенә керешәчәкләр.
Хуҗалыкның сигез ашлык суктыру комбайны бар, бүгенге көндә шуның өчесе "Дружба" якларындагы басуларда арпа суга. Бөртеклеләрне ташырга прицеплы өч КамАЗ машинасы билгеләнгән. Комплекс территориясенә кайткан ашлыкны сыттырып базга сала баралар, анда исә ике К-700 тракторы тыз-быз эшләп тора. "Ашлыкны сыттырып, терлек азыгы буларак кулланганда дымлылыгы 30-32 процент булса да ярый", - дип аңлатты Анатолий абый.
Калган кыр корабларына әзрәк сабыр итеп, еккан игеннәрнең өлгергәнен көтәргә туры килә. Игеннәрне теземнәргә салу исә "Магдон" комбайнына йөкләнгән. Аны Уразай авылыннан Васыйл Шәрипов иярләгән. Ул уракта икенче сезонын гына катнаша икән, аңа кадәр төрле җирләрдә хезмәт куйган. "Мондый егетләр күбрәк булсын иде", - диде агроном.
- Басуда үзегезгә генә күңелсез түгелме? - дим комбайнчыга.
- И-и, мондый чит ил техникасы белән ничек күңелсезләнеп торасың?! – диде ул. – Басуда биеп кенә йөри бит. Үзе уңайлы, үзе рәхәт. Кабинасына тузан, тавыш керми, суыткычы бар. Кырга ике тапкыр кайнар ризык алып килеп ашаталар, пешекчеләргә рәхмәт, бик тәмле пешерәләр. Җитәкче, белгечләр дә килеп хәлне белеп торалар.
Васыйл абый урактан соң чылбырлы тракторга утыра. Кыш көне исә техника ремонтында катнаша.
Авылдан эшкә көн саен автобус йөртүен дә әйтте ул. Иртәнге сәгать алтыда килеп ала, кич белән сәгать сигезләрдә кайтарып куя икән. Тормыш иптәше Илзия исә "Вахитов" җәмгыятендә бухгалтер булып хезмәт куя.
Баш агроном кыр эшләре белән таныштыруын дәвам итә. Менә иген басулары кап-кара балчыкка әйләнә... Югары Чура янындагы җирләрдә җиде чылбырлы трактор туңга җир сөрә. "Менә ничек матур бит, эшнең сыйфаты беренче карашка ук күренеп тора. Егетләр булдыралар. Кеше хезмәтен намус белән башкаргач, үзе бер рәхәт, - ди агроном, тип-тигез булып, сука эзе сызылып киткән җирләргә күрсәтеп. – Хезмәт өчен бөтен шартлар да тудырылган: ягулык-майлау материаллары, запас частьлар белән дә өзеклекләр юк, хезмәт хакларын да вакытында алып баралар.
Һәр тракторчыга аерым паспорт төзегәннәр. Көн саен сөрелгән җирнең сыйфатына карап, агроном, инженер, бригадир анда билге куя. Сукалаган җирнең баш-башларында чокырлар калдырмау, төрәннең тирәнлеге һәм башкалар исәпкә алына икән. Ай ахырында хезмәт хакын шуңа карап исәплиләр.
- Мин - Югары Чура авылыннан. Хуҗалыкта унике еллап хезмәт куям, ә тракторым миннән дә озаграк эшли, аңа егерме сигез яшь, шуңа күрә карап, төзәтеп кенә торам, - ди Т-150 тимер атын иярләгән Андрей абый Архипов. – Иртә яздан кара көзгә кадәр - кыр эшләрендә, ә кышын исә техника ремонтында катнашабыз. Чылбырлы тракторларның эше басудан иң соңгы культураларны җыеп алгач кына тәмамлана бит. Алар кара көздә тәгәрмәчле техникалар башкара алмаган эшләрне дә үтиләр.
- Кыр эшләрендә өзеклекләр булдырмаска тырышабыз. Игеннәрне җыеп алу белән туфрагы эшкәртелә. Амбар алдында да эш көйләнгән: өч киптерү җайланмасы эшләп тора, өчәр машина көндез һәм төнлә ашлык күчерә, - диде Анатолий абый. – Бергә-бергә килешеп, бербөтен система булып эшләгәч кенә хезмәтнең нәтиҗәсе күренә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз