news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында удмурт чибәре исеме өчен дүрт кыз көрәште

Әлеге чара удмурт халкының традицияләрен, рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау максаты белән үткәрелде.

Кукмара районында удмурт чибәре исеме өчен дүрт кыз көрәште
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 22 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Үткән шимбәдә Поч.Сутер авылы клубында «Чеберина- 2019" бәйгесе үтте. Анда Нырья, Ош.Юмья, Урта Комар, Важашур авыллары җирлекләреннән дүрт удмурт кызы катнашты. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Әлеге чара удмурт халкының традицияләрен, рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау максаты белән үткәрелде.

Удмурт чибәре "Чеберина-2019" исеменә Мария Туктамышева лаек булды, "Иң сөйкемле" номинациясендә җиңүне - Ксения Сергеева, "Булдыклы" номинациясендә - Алена Яковлева, "Акыл иясе" номинациясендә Аделина Галәүтдиновалар яулады.

- "Чеберина" конкурсын өч ел үткәрәбез. Удмурт телен, традицияләрен онытмасыннар, милләтебез белән горурлансыннар өчен без бу бәйгегә яшьләрне күбрәк җәлеп итәргә тырышабыз. Без районда гомер итүче башка милләтләр белән килешеп яшәвебезгә дә бик шатбыз, - дип сөйләде әлеге клуб мөдире Людмила Иванова.

news_right_1
news_right_2
news_bot