Кукмара районында тугыз айда 24 юл-транспорт һәлакәте булган
ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, аварияләрдә дүрт кеше һәлак булган.
(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Агымдагы елның 9 аенда Кукмара районында 24 юл-транспорт һәлакәте булган. Шуларда 4 кеше үлгән, 29 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.Бу хакта район басмасы хәбәр итте.
фото район ЮХИДИ архивыннан
Балалар катнашында 4 бәхетсезлек очрагы булды, 5 бала зыян күрде, диелә район ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов хәбәрендә.
