Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районында үткән ел 562 сабый дөньяга килгән
Аларның 275е кыз бала һәм 287се ир-малай
(Кукмара, 23 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны")Үткән ел районда барлыгы 326 пар никахын рәсмиләштергән, 2016 елга караганда өйләнешүчеләр саны 42 парга күбрәк. Бу хакта район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова хәбәр итте.
Никахларын иң күп рәсмиләштерүчеләр 20-29 яшьтәгеләр. Иң өлкән кияүгә – 81, кәләшкә – 64 яшь, ә иң яшь кияү – 19, кәләш 17 яшьтә. Иң өлкән әти – 57, әни – 44, ә иң яшь әни – 19, әти 21 яшьтә, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
2017 елда районда 562 сабый дөньяга килгән. Аларның 275е кыз бала һәм 287се ир-малай. Өч бәхетле әти-әнинең игезәк балалары туган. Үткән ел малайларга Самир, Тимур, Рамазан, Раян, Әмир, Кәрим, Кирилл, Даниил, ә кызларга Ралина, Мәрьям, Ясминә, Азалия, Сәйдә, Әминә, Нәргизә, Зәйнәп, Карина исемнәре еш кушылган. Ә Ризат, Даян, Идрис, Зиннәт, Петр, Илья, Осман, Айшат, Җәннәт, Ундина, Сабина, Селина, Таисия, Илария кебек исемнәр сирәк кулланылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз