news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында техника ремонты төгәлләнеп килә

Кайбер хуҗалыклар инде техник күзәтү үткәрергә дә өлгергән.

(Кукмара, 6 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Авыл хуҗалыгы тармагы өчен елның иң җаваплы чоры якынлаша – язгы кыр эшләренә санаулы көннәр калып бара. Кукмара районының машина-техника ремонтлау цехларында әлеге мөһим эшкә әзерлек кара көздән башланган иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Кукмара районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге консультанты Радик Саттаров әйтүенчә, районда техника ремонты инде төгәлләнеп килә. Кайбер хуҗалыклар март башында ук инде бу эшне йомгаклап, техник күзәтү үткәреп куйганнар. Калганнар өчен 10 апрельдә тәмамлау бурыч булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot