news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында "Татар кызы-2018" конкурсында төрле авыл кызлары сынашты

Алар сәхнәдә үзләре белән таныштырдылар, театраль күренеш һәм аш-суга осталыкларын күрсәттеләр.

(Кукмара, 28 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Зур Кукмара мәдәният йортында "Татар кызы-2018" конкурсының зона этабында Олыяз, Байлангар, Ядегәр, Вахит, Каенсар, Зур Кукмара кызлары көч сынашты. Бу турыда район басмасы яза.

Алар сәхнәдә үзләре белән таныштырдылар, театраль күренеш һәм аш-суга осталыкларын күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр һәм жюриның төрле сорауларына җаваплар бирделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot