news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында "Татар егете" бәйгесенең җиңүчесен бүләкләделәр

Барлык финалистларга да дипломнар һәм бәйгенең генераль иганәчесеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кукмара районында "Татар егете" бәйгесенең җиңүчесен бүләкләделәр
tatar-congress.org

(Кукмара, 29 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 26 октябрьдә Кукмара муниципаль районында районкүләм "Татар егете" бәйгесенең финалы узды.  Җиңүне Вахит авылы егете Рамазан Мотыйгуллин яулады. Җиңүче диплом һәм татар милли түбәтәе белән бүләкләнде. Бу турыда  "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә 14 егет катнашты, ә финалга дүртесе генә чыкты. Барлык финалистларга да дипломнар һәм бәйгенең генераль иганәчесеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100