news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында тагын бер спорт мәйданчыгы ачылды

Хәзер балалар физкультура белән шөгыльләнәчәк, яшьтәшләре белән аралашачак.

Кукмара районында тагын бер спорт мәйданчыгы ачылды

(Кукмара, 21 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның Урта Комар авылында күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылды. Ул урта мәктәп бинасы янында урнашкан. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Мәйданчыкны ачу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, "Әсәнбаш-Агро" җәмгыятенең директоры Рөстәм Мөбарәкшин, Урта Комар авыл җирлеге башлыгы Юрий Исынбаев һәм башкалар катнашты.

"Җәйге чорда спорт мәйданчыклары төзү программасы буенча районда шундый ике корылма төзелде, аның берсе - Түбән Үрәс авылында һәм икенчесе - Урта Комарда. Хәзер балалар вакытларын файдалы итеп үткәрәчәк: физкультура белән шөгыльләнәчәк, яшьтәшләре белән аралашачак", - диде Юрий Исынбаев.

news_right_1
news_right_2
news_bot