Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районында түләмәнең яңа очрагы ачыкланган дип дәлилләү нигезсез – М.Әхмәтов
Үзәк район хастаханәсенә бу чирне йоктырудан шикләнеп мөрәҗәгать итүчедән алынган ике биоүрнәк тә уңай нәтиҗә бирмәгән
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның Кукмара районында түләмәнең (себер язвасы) яңа очрагы теркәлгән дип дәлилләү нигезсез. Үзәк район хастаханәсенә бу чирне йоктырудан шикләнеп мөрәҗәгать итүчедән алынган ике биоүрнәк тә уңай нәтиҗә бирмәгән. Бу хакта бүген министрлыкта узган брифингтан соң ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.
Кичә ТРның Кукмара районында 1969 елгы ир кеше үзәк район хастаханәсенә бармагы җәрәхәтләнеп мөрәҗәгать иткән. Табиблар, ул түләмә чире йоктырган булырга мөмкин, дип фаразлаган. Авырудан ике биоүрнәк алынган һәм лабораториядә Bacillus anthracis бактериясенә тикшерелгән. Әмма анализлар уңай нәтиҗә бирмәгән. Искәртеп узабыз, хәзер ир-ат Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана.
Шуңа күрә, Кукмара районында түләмәнең яңа очрагы ачыкланган дип дәлилләү нигезсез, дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз