news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында сугыш ветераны истәлегенә мемориаль такта куелды

Истәлек тактасы ветеранның туып-үскән нигезенә эленде.

(Кукмара, 19 июнь, "Татар-информ, "Хезмәт даны"). Түбән Казаклар авылында хәрби разведка полковнигы, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм ике Кызыл Йолдыз ордены иясе Галимов Әшрәф Хәким улы истәлегенә куелган мемориаль тактаны ачу тантанасы булды, дип яза kukmor-rt.ruсайты.

"Истәлек тактасы ветеранның туып-үскән нигезенә эленде. Бүгенге көндә анда Әшрәф аганың туганнары Ильяс Галимовлар гаиләсе гомер кичерә, - ди Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов. - Әлеге эшне башкарып чыгуда җирлекнең ветераннар советы рәисе Нургали Тимергалиев күп көч куйды".

Тантаналы чарада район башлыгының урынбасары Равия Каримуллина, "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, ветеранның туганнары, якыннары, авыл халкы катнашты. Олыяз урта мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Алия Шәрәфиева башкаруында Йолдыз Шәрәпованың "Бабай кайтты" шигыре һәркемнең күңелендә җылы хисләр уятты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100