news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында смартфон һәм азык-төлек урлаучыны тотканнар

59 яшьлек ир-ат шәхси йорт верандасына тәрәзәне алып кергән.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”). Кукмарада росгвардиячеләр йорт басып йөрүчене тотканнар. Бу хакта Татарстан Росгвардия матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичен Росгвардия отряды Магистральная урамындагы йорттан әйберләр урлануы турында хәбәр алган. Ачыкланганча, хуҗалар икенче катта йоклаганда берничә тапкыр хөкем ителгән 59 яшьлек ир-ат шәхси йорт верандасына тәрәзәне алып кергән. Ул смартфон һәм азык-төлек урлаган. Әмма сиздермичә генә чыгып китә алмаган, көтмәгәндә верандага хуҗа хатын килеп чыккан.

Хуҗалар каракны росгвардиячеләргә тапшырган. Әлеге факт буенча “Урлау” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot