Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районында "Семык" мари мәдәнияте бәйрәме төрле милләтләрне берләштерде
Бәйрәмгә республиканың тугыз районыннан һәм күрше регионнардан да кунаклар килде.
(Кукмара, 2 июнь, "Татар-информ", Динә Йосыпова). Әлеге вакытта Кукмара районы Починок-Кучук авылында "Семык" мари мәдәнияте республика бәйрәме бара. Бәйрәмгә республиканың 9 өлкәсеннән кунаклар килде.
Бәйрәмгә Балтач, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Мамадыш, Мөслим районнарыннан, Киров өлкәсеннән, Мари Эл республикасыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән делегацияләр килде.
Киров өлкәсе Вятские Поляны шәһәренең "Пеледыш" ансамбле, Мари Эл республикасының "Кна Вел" һәм "Мурсескем" халык фольклор ансамбльләре һәм башка өлкә коллективлары чыгыш ясады.
Бәйрәмдә Кукмара районының 10нан артык авыл җирлегенең сату нокталары эшли. Сатуда милли ризыклар да, милли киемнәр дә, итекләр дә, балаларга уенчыклар да, бик күп төрле башка ризыклар да бар. Балалар өчен уйнау зоналары ясалган.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе "Кна Вел" мари халык фольклор ансамбле җитәкчесе Леонид Искаков белән сөйләште. "Безнең ансамбльгә 33 яшь. Шул вакыт эчендә ансамбль аша 170 артист үтте. Бүгенге көндә "Кна Вел"да чама белән 40 артист чыгыш ясый. Мин шулай ук "Семык" бәйрәмендә карт вазифаларын башкарам. Кешеләрне рухи юлга бастырам. Сезнең, татарларның, муллалары кебек булам. Бәйрәм мари мәдәниятенә багышланган. Әмма монда мари халкы гына түгел. Бәйрәмгә татарлар да, руслар да, удмуртлар да, марилар да килә. Бу традицион бәйрәмдә мари халкының мәдәнияте бар яктан да күрсәтелә. Монда милли ризыклар, биюләр, җырлар, эчемлекләр, бизәкләр һәм башкалар. Бәйрәмнең беренче өлеше 23-24 май көннәрендә үткән иде. 23 май без үлгәннәрне искә алдык, 24 май зиратка бардык. Үзебезнең якын кешеләребезне, милләттәшләребезне искә алдык. Бәйрәмгә гел бик күп кеше җыела",- дип сөйләде Леонид Искаков.
Бәйрәмнең тантаналы ачышында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев чыгыш ясады. "Кадерле кунаклар, якташлар, сезне Кукмара районы җирлегендә сәламлибез. Бүген Починок-Кучук авылында зур һәм матур "Семык" бәйрәме үтә. Без мари мәдәнияте бәйрәмен үзебезнең күршеләр белән бергә бәйрәм итәбез. Безгә бүген Киров өлкәсеннән, Мари Эл һәм Удмуртия республикаларыннан кунаклар килде. Без биредә яшәгән барлык халык бәйрәмнәрен дә үткәрәбез. Шулай итеп без мәдәниятебезне һәм үз яшәешебезне саклыйбыз. Берсүзсез бу бәйрәм чәчү-утырту эшләре беткәч үткәрелә. Бу җәй башлана дигәнне аңлата. Шуның белән тагын бер кат барыгызны да котлыйм. Барлык оештыручыларга һәм кунакларга бик зур рәхмәт", - диде Сергей Димитриев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз