Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районында сайлауда бер гаиләнең өч буын вәкиле тавыш бирде
Комиссия вәкилләре Бикмөхәммәтовларның өлкән буын вәкилләре Мөсәллимә апа һәм Нурулла абый янына өйгә килгән.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Лилия Нургалиева). Быелгы сайлауда Кукмара районы Югары Шәмәрдән авылында яшәүче Бикмөхәмәтовларның өч буыны катнашкан. Бу хакта район басмасы яза.
Гаиләнең иң өлкән кешеләре — Мөсәллимә апа һәм Нурулла абыйга сайлау участогына барырга сәламәтлекләре мөмкинлек бирмәгән. Шуңа да комиссия вәкилләре өлкән яшьтәгеләр янына өйләренә үзләре килгән.
«Муллыкта яшибез, йортларыбыз җылы, уңайлы, гаиләбездә тынычлык. Аллаһка шөкер, аңлашып яшибез. Пенсияне вакытында китереп торалар, балалар тәрбиясендә гомер кичерәбез. Олы яшьтә булсак та, күңелебез тыныч», — дип уртаклашкан Мөсәллимә апа.
Икенче буын — уллары Дамир белән киленнәре Нурия апа инде кичә үк тавыш биргән. Аларның сайлау комиссиясе җирле мәктәптә урнашкан.
Шулай ук гражданлык бурычын гаиләнең өченче буыны — яшь парлар Илназ белән Миләүшә дә үтәгән, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз