news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында "Пилмән" бәйрәме узды

Чарадан соң һәркем пилмән белән сыйланды.

(Кукмара, 30 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районының мәдәният йортларында нинди генә чаралар оештырылмый. Поч.Сутер авылы клубында да бик матур итеп "Пилмән" бәйрәме үтте, мастер-класс күрсәтелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Мастер-класста катнашучылар пешергән вакытта таралмый торган пилмән камыры ясау, эчлек әзерләү, пилмәннәрне тиз һәм матур итеп бөгү серләренә төшенделәр. Шулай ук пилмән турында такмаклар да әйтелде, җырлар да башкарылды. Чара табын артында пилмәннән авыз итү белән төгәлләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot