news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында мохтаҗ пенсионерның өй түбәсе бушлай яңартылды

Әлеге эшне изге күңелле, олы йөрәкле хәйрияче башкарды, дип яза җирле ММЧ.

 (Кукмара, 7 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”, Алсу Идрисова). Кукмара районының “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Шәфкатьлелек атнасы” кысаларында Түбән Үрәс авыл җирлегендә булып кайттылар, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.



Иске Оча авылында яшәүче Рая Матвеева яши торган йортның түбәсе бик начар хәлдә, яңгырлы көннәрдә аннан су үтә иде. Пенсионер ханым минималь пенсия ала, өй түбәсен алыштыру аның хәленнән килерлек түгел. Рая Матвеевага бер райондашыбыз тарафыннан хәйриячелек ярдәме күрсәтелде: пенсионерның өй түбәсе калай белән ябылды, диелә район басмасы хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot