news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында күп балалы гаилә йорт-җирсез калган

Янгын нәтиҗәсендә 41 квадрат метр мәйданда торак җир кара күмергә әйләнә.

(Кукмара, 14 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара янгын-коткару частеннан алынган мәгълүматларга караганда, 12 ноябрьдә, көндезге сәгать 14.16 минутларда "ГЛОНАСС+112" системасы аша Ош.Юмья авылының Мәктәп урамындагы йортларның берсендә янгын чыгу хакында хәбәр алына, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Нәтиҗәдә күп балалы гаилә яшәүче өй, аның веранда өлеше – барлыгы 41 квадрат метр мәйдан торак җир янып бетеп, кара күмергә әйләнә. Каралты-курага, мал-туарга, кешеләргә зыян килми. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, диелә район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100