news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында исерек автомобиль йөртүче йөк машинасына килеп бәрелгән

Юл-транспорт һәлакәте Лубян авылының Ленин урамында урнашкан 55 нче йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Кукмара районында исерек килеш руль артына утырган 12 нче модельле «Лада» йөртүчесе парковкадагы «КАМАЗ»га килеп бәрелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Юл-транспорт һәлакәте алдагы көнне Лубян авылының Ленин урамында урнашкан 55 нче йорт каршында килеп чыккан.

Җиңел машина йөртүче хастаханәгә озатылган.

Гадәттән тыш хәл урынына Лубян авылы янгын сүндерүчеләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100