news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында ике машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән

Һәлакәт Кукмара – Мамадыш юлының 10нчы километрында Люга авылы янында булган.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Кукмара районында ике машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич бердәм 112 экстрен хезмәтенә Кукмара – Мамадыш юлының 10нчы километрында Люга авылы янында “Фиат” һәм 14нче модельле “Лада” автомобильләренең маңгайга маңгай бәрелешүләре турында хәбәр алынган. Бәрелешүдән автомобильләрнең берсе янып киткән. Шуның аркасында, ике кеше зыян күргән.

Урынга 117, 4нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килеп, гидравлик җиһаз ярдәмендә зыян күрүчеләрне алган һәм медиклар кулына тапшырган.

Янгынны сүндереп, автомобильләрнең аккумуляторларын сүндергәннәр.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100