news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында ике мәйданчыкта ярминкә үткәрделәр

Туеш микрорайонында көзге ярминкә быел беренче тапкыр үткәрелә.

Кукмара районында ике мәйданчыкта ярминкә үткәрделәр
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде. Быел ул шәһәр халкына уңайлы булсын өчен ике мәйданчыкта - Нур Баян урамындагы "Магнит" кибете һәм Ленин урамындагы "Добреев" сәүдә йорты янында оештырылды. Ярминкәдә район үзешчәннәренең концеры тәкъдим ителде. Бу турыда район басмасы яза.

Фермерлар, эшмәкәрләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен мондый ярминкәләр үзләре җитештерелгән продукцияне сату, ә шәһәр халкына базларын тулыландыру мөмкинлеге бирә.

Туеш микрорайонында көзге ярминкә быел беренче тапкыр үткәрелә. Әмма шул тирәдә яшәүчеләр аның уңайлыкларнын бик тиз бәяләп тә өлгерделәр.

- Ярминкәнең биредә үткәрелүе безнең өчен бик уңайлы булды. Мәйданчык, әлбәттә, зур түгел, әмма барысы да янәшәдә. Бүген 280 сумнан ит сатып алдым, - диде Кукмарадан Фәридә Шакирова.

Сатучылар барысы да тәмле телле, үзләренең товарларын мактыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot