Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районында ике көн дәвамында эзләгән инвалид ир-атны тапканнар
Югалган ир-атны Ядегәр һәм Түбән Шәмәрдән бистәләре арасындагы урманлыктан табып алганнар.
(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Кукмара районында ике көн дәвамында эзләгән инвалид ир-атны тапканнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
39 яшьлек инвалид ир-ат 5 гыйнварда югалган булган. Кукмара полицейскийлары һәм волонтерлар Шәмәрдән вокзалыннан Вахитов авылына кадәр 20 чакрым араны тикшергән, әмма ир-ат табылмаган.
Икенче көнне эзләүчеләргә 4нче зона янгын-сүндерү коткаручылары кушылган. Эзләү төркеме Тарлау, Янил, Вахитов, Чура, Түбән Шәмәрдән авылларын әйләнгән. Ул көнне дә уңай нәтиҗә булмаган.
Югалган ир-атны Ядегәр һәм Түбән Шәмәрдән бистәләре арасындагы урманлыктан табып алганнар. Ул агачка сөялгән килеш карда утырган. Ир-атны хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз