news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында халык җыеннары дәвам итә

Азактан актлар залында гомуми җыелыш үткәрелеп, һәр төркемдә туган сорауларга җаваплар бирелде, җирлек башлыкларының чыгышлары тыңланды.

Кукмара районында халык җыеннары дәвам итә
Алсу Сәләхетдинова

(Кукмара,10 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны",  Алсу Сәләхетдинова). Кукмара районында халык җыеннары дәвам итә. Бүген ул Березняк һәм Пычак җирлекләрендә үтте. Җыелыш эшмәкәрлек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үзмәшгульлек, социаль мәсьәләләр буенча өч юнәлештә алып барылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Авыл халкы белән очрашуга район башлыгы Сергей Димитриев һәм аның урынбасары Равия Каримуллина килгән иде.

Җыелыш эшмәкәрлек, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм үзмәшгульлек, социаль мәсьәләләр буенча өч юнәлештә алып барылды. Анда эшмәкәрлекне үстерүдә дәүләт программалары, җирлекләренең үсеш перспективалары, халыкны эш белән тәэмин итү, яшьләрне авылга тарту, авыл туризмы булдыру һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды.

Азактан актлар залында гомуми җыелыш үткәрелеп, һәр төркемдә туган сорауларга җаваплар бирелде, җирлек башлыкларының чыгышлары тыңланды.

Әсән-Елга, Арпаяз авыллары клубын төзекләндерү, Арпаязга мәдәният йорты,ФАП һәм кибетне үз эченә алган күпфункцияле үзәк төзү, Пычак клубын тышлау, Әсән-Елгада ФАП эченә ремонт ясау, Березнякта клуб төзелеше һәм башка сораулар күтәрелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100