news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында грант акчасына спорт мәйданчыгы төзелгән

Аны Нырья чиркәвенең балаларга, яшьләргә зур бүләге дип әйтергә дә мөмкин, чөнки ул дин йорты откан грант акчаларына ясалган.

(Кукмара, 20 июль, "Татар-информ", "Хезмәт даны",  Гөлгенә Шәрипова). Кукмара районының коммерцияле булмаган оешмалары арасында Нырья приходы аеруча актив эшчәнлек алып бара. Соңгы елларда гына да алар, өч грант отып, төрле проектларны тормышка ашыралар, дип яза җирле басма.

Шул акчаларга җирлектә төзелгән аеклар җәмгыятенә кирәкле җиһазлар алганнар, "Яхшылык эшлә" проекты буенча откан 120 мең сумга үзләре 30 мең сум өстәп, төрле эш кораллары булдырганнар. Алар чишмә, зират, чиркәүләрне төзекләндерү кебек эшләрдә файдаланылачак икән. Ә 500 мең сумга Нырья мәктәбе янында тренажерлар, атынгычлар, "Атлант" таучыгы, волейбол мәйданчыгы булган ял һәм спорт мәйданчыгы төзелгән.

- Мондый күләмле эшне башкарырга грант акчасы гына җитмәс иде. Рәхмәт, "Урал" хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахмановның зур ярдәме тиде. "Рассвет" агрофирмасы төзелеш материаллары белән ярдәм итте. Мәйданчыкны ясау, корылмаларны урнаштыру кебек эшләр әти-әниләр, укытучылар һәм башка авылдашларның уртак тырышлыгы белән башкарылды, - диде чиркәү рухание Леонид атакай Прокофьев.

Волейбол челтәрен исә быел мәктәпне тәмамлаган 11нче сыйныф укучыларының әти-әниләре бүләк иткән.

- Быел Россия Президенты тарафыннан коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар алу өчен 10 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Әлеге мөмкинлектән файдаланып, төрле проектларда катнашуның уңай нәтиҗәсен үз мисалыгызда күрдегез. Җирлегегездә соңгы елларда республика һәм федераль программалар нигезендә дә шактый эш башкарылды: яңа балалар бакчасы куллануга тапшырылды, мәдәният йорты төзекләндерелде. Үзара салым акчаларына 5 чакрым озынлыгында урам юлларыгыз тигезләнде. "Урал" хуҗалыгы ярдәме белән чиркәү ремонтланды, яңа купель төзелде. Инде менә бүген яңа спорт мәйданчыгы ачыла. Ул яшьләр, балалар өчен спорт белән шөгыльләнү, үзара аралашу урыны булсын иде, - диде тантанада катнашкан район башлыгы Сергей Димитриев.

"Урал" хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахманов, Сергей атакай, мәктәп директоры Николай Данилов, спорт ветераны Артур Зәкиев та үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр.

Спорт мәйданчыгына иң сөенгән кешеләрнең берсе, әлбәттә, мәктәпнең физкультура укытучысы Алевтина Исаева булгандыр.

- Безнең оста көрәшчеләребез, чаңгы, биатлон буенча чемпионнарыбыз бар. Волейбол буенча да җиңүләребез булыр дип уйлыйм. Яшьләребез актив, укучы балаларны да төрле түгәрәкләргә, спорт секцияләренә тартырга тырышабыз. Хәзер бит күпләр сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша. Спорт мәйданчыгы - андыйлар өчен менә дигән мөмкинлек ул, - диде 29 ел стажлы педагог.

Җирлектә сабыйлар күп туа. Узган уку елында мәктәптә 200гә якын бала белем алган. Мәктәп директоры әйтмешли, шәһәрләрне дә көнләштерерлек мондый тренажерлар балалары, яшьләре күп булган җирлектә буш тормас, авыл халкына игелекле хезмәт күрсәтер, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100