news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында әфганчы егетләр истәлегенә мәрмәр такталар куелды

Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары яшәгән йорт диварларына истәлек язулары эленде.

(Кукмара, 12 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы Зур Сәрдек җирлегенең өч авылында әфганчы егетләре истәлегенә мәрмәр такталар куелды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Әфган җирендә һәлак булган Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Наил Латыйпов, Тәлгать Әхмәтшин, илгә кайткач вафат булган Марсель Фәезов, Илсур Вәлиевлар яшәгән йорт диварларына истәлек язулары эленде. Бу тантанада район хәрби комиссариаты, район әфганчылары оешмасы, җирлекнең ветераннар советы җитәкчеләре, җирлек башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре, һәр авылның имамнары, районыбызда һәм Казан шәһәрендә яшәүче якташ әфганчылар, мәктәп укучылары һәм укытучылары, авыл халкы катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot