news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында дүрт мең гектардан бөртеклеләрне җыеп алу бурычы куелган

Бүгенге көндә сигез комбайн кырда ашлык суктыра, биш КамАЗ бөртекләрне ташып тора.

Кукмара районында дүрт мең гектардан бөртеклеләрне җыеп алу бурычы куелган
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 16 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Быел Кукмара районында башка елларга караганда, мәйданнарның күп өлешен бөртеклеләр алып тора. Барлыгы 4267 гектарда урып-җыю эшләре башкарасы бар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Без уракка 29 июльдә үк төшкән идек, тик гектарлар кимемәгәч, көн саны белән генә ерак китеп булмый бит. Югары нәтиҗәле культуралардан 974 гектарда рапс игелде, калганы бөртеклеләр. Кукуруз исә 197 гектар мәйданны били, аны орлыкка суктырачакбыз", - диде хуҗалыкның агрономы Илназ Галәветдинов. 

Агроном игеннәрнең торышыннан канәгать булуын белдерде. Әмма иң кирәкле вакытта кайбер мәйданнарга кырык көннән артык бер тамчы яңгыр да төшмәде, диде. Әйе, һава торышын сорап алып та, чакырып китереп тә булмый шул.

"Бүгенге көндә сигез комбайн кырда ашлык суктыра, биш КамАЗ бөртекләрне ташып тора. Көннәр ачылып, басулар җилләп китсә, саламны да җыеп барачакбыз", - диде агроном.

"Быел бер "ACROS" комбайны сатып алдык, яңа ашлык киптерү җайланмасы урнаштырдык, амбар алдын төзекләндердек. Әлегә ашлык 26-28 процент дымлылык белән кайта. Аны үзебездә киптереп барырга өлгерербез дип уйлыйм", - диде ул.

"Урал"да печән өсте төгәлләнгән. Терлек азыгы да җитәрлек тупланды, былтыргы запаслар да калган иде, диделәр. Хуҗалыкта эшләүчеләргә печән - хезмәт көненә карап, ә пайчыларга бер кишәрлеккә бер төргәк исәбеннән өләшенгән. Аны капка төпләренә хәтле илтеп тапшырганнар. Алга таба икешәр төргәк салам һәм ашлык бирәселәре калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100