news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында чик сакчысы истәлегенә мемориаль такта ачылган

Анда район прокуроры Ришат Шакиров, Михаил Степановичның энекәше катнашкан.

Кукмара районында чик сакчысы истәлегенә мемориаль такта ачылган
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 27 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган чик сакчысы Көшкетбаш авылыннан Андреев Михаил Степанович истәлегенә Ядегәрдә мемориаль такта ачылган. Тантаналы чара әлеге кавалерияче-чик сакчысы укыган Ядегәр мәктәбендә узган. Бу турыда район басмасында хәбәр ителә.

Анда район прокуроры Ришат Шакиров, Михаил Степановичның энекәше, районның ветеран чик сакчылары, мәктәп укытучылары, укучылар һәм башкалар катнашкан.

"28 майда Чик буе гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Кукмара районыннан гына да 700дән артык кеше чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Ә хәрби хезмәтен үтәгәндә һәлак булган бердәнбер кешенең районныкы булуы әле күптән түгел генә ачыкланды.

Туганнары, чик сакчылары ветераннары инициативасы белән кавалерияче-чик сакчысы истәлегенә мемориаль такта ачарга булдык. Бу без күрсәтә алган хөрмәтнең кечкенә бер өлеше генә", -  диде Ришат Шакиров..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100