news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында бишенче сабыйлары туган гаиләгә бүләк җыелмасы тапшырылды

Сабый гаиләдә бишенче бала булып туган.

Кукмара районында бишенче сабыйлары туган гаиләгә бүләк җыелмасы тапшырылды
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмараның Байлангар авылында яшәүче биш бала әнисе Алсу Нәбиевага бүләк җыелмасы бүләк ителде. Бүләкне аңа район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегеннән өйгә чыгарылган вакытта район башлыгы Сергей Димитриев тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Гаиләгездә бүген сөенечле, зур вакыйга. Сезне ихластан әлеге көн белән тәбрик итәм. Балаларыгызның игелекләрен күреп, тигезлектә яшәгез, сәламәт булыгыз», — диде Сергей Димитриев.

Сәйдә — Байлангар авылында яшәүче Алсу һәм Рөстәм Нәбиевлар гаиләсендә бишенче сабый. Бәхетле әти-әнинең олы уллары Булатка — 11, Айзатка — 9, Салаватка — 6, Раянга 2 яшь.

Бүләк җыелмасы җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган, яңа туган балалары булган гаиләләргә бирелә.Анда комбинезон-трансформер, кечкенә мендәр-кокон, итек, балалар юрганы, подгузниклар, халат, сөлге, бала аслыклары, сабый өчен кием-салым, гигиена кирәк-яраклары тутырылган.

Быел Кукмара балалар тудыру бүлегендә 16 сабый дөньяга аваз салган.

«Демография» илкүләм проекты — 2019 елның гыйнварыннан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100