Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмара районында бертуган ике бала янгында һәлак булган
Балалар өйдә бикләнеп калган.
(Казань, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда бертуган ике бала янгында һәлак булган. Аларны өйдә бикләп калдырган булганнар, дип хәбәр итә "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсе.
"Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр бүген 10.11дә 112 номерына килеп иреште", - дигәннәр министрлыкта.
Ачыкланганча, өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән. Өлкән яшьтәге ханым, балаларны өйдә калдырып, ишегалдына чыккан. Янгын чыкканын күргәч, ул өйгә кермәкче булган, әмма төтен исеннән аңын югалткан.
Хатын-кызны күршеләре алып киткән һәм коткарырга өлгергән. Сабыйларга ярдәм итә алмаганнар - куе төтен аркасында өйгә кереп булмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз