news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында “Бердәм Россия”нең мобиль җәмәгать кабул итү пункты кабул итте

24 августтан 6 сентябрьгә кадәр 650 кабул итү уздыру планлаштырыла.

Кукмара районында “Бердәм Россия”нең мобиль җәмәгать кабул итү пункты кабул итте
kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmara-rayonynda-yashchelr-berdm-rossiyane-mobil-mgat-kabul-it-punktlaryna-z-gozerlren-itkerdelr

(Кукмара, 4 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Сәлахетдинова).  Шушы көннәрдә мобиль кабул итү пункты Кукмара районының Аш.Буҗи, Зур Сәрдек һәм Лельвиж авылларында эшләде. Кукмара районында яшәүчеләр “Бердәм Россия”нең мобиль җәмәгать кабул итү пунктларына үз гозерләрен җиткерделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аларда юллар мәсьәләсе, ФАП, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы төзелеше, спорт мәйданчыгы булдыру кебек сораулар бирелде. Аш.Буҗи һәм Зур Сәрдек авылларында үткән мобиль кабул итүдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты.

Халыкның барлык мөрәҗәгатьләре дә язма рәвештә кабул ителә һәм электрон базага кертелә. 2-3 көн эчендә депутатлыкка кандидатлар гариза бирүче белән элемтәгә керәләр һәм проблемаларны хәл итү юллары эзләнә.

 24 августтан 6 сентябрьгә кадәр 650 кабул итү уздыру планлаштырыла. Мобиль кабул итүләр, дүшәмбе һәм сишәмбедән кала, көн саен сәгать 9.00дан сәгать 18.00гә кадәр эшли. Алдан язылу соралмый. Мөрәҗәгатьләрне “Минем депутат” сайтында электрон формада калдырырга яисә 8800-201-16-00 кайнар линия номерына шалтыратып бирергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100