news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында балигъ булмаган яшүсмер мопед белән һәлакәткә очраган

Юл-транспорт һәлакәте аркасында яшүсмер төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.

Кукмара районында балигъ булмаган яшүсмер мопед белән һәлакәткә очраган

(Кукмара, 2 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 2 августта 2.30 сәгатьтә Кукмараның Сәрдекбаш-Лельвиж-Югары Чура юлының тугызынчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда район дәүләт автоинспекциясе хезмәте хәбәр итә дип яза район газетасы.

2003 елгы балигъ булмаган яшүсмер, куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлекне сакламау нәтиҗәсендә, идарәне югалта һәм мопедта тәгәри. Ул дәүләт теркәү билгесе булмаган транспортка йөртү таныклыгыннан башка утырган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, балигъ булмаган үсмер төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot